Коштавылыннан Ләлә Сөләйманова бройлер чебиләре алды
Почтальоннар арасында уйнатылган лотереяда бәхет ике кешегә елмайды.
(27 июнь, "Апастово- информ").
Ләлә Сөләйманова - Коштавылы халкына газета-журналлар тарата. Эшен яратып, җиренә җиткереп эшли ул. Түләүләр дә кабул итеп ала. Кирәк товарларны да алып килеп бирә.
Бройлер чебиләрен аның эш урынына ук илтеп бирдек.
"Бройлерларны күп үстерәм. Бу чебиләр дә тиздән зур булыр", - диде ул.
Ләлә Сөләйманова барлыгы 27 "Йолдыз" яздырткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев