“Кошларны көнбагыш, кабак, карбыз орлыклары белән сыйлыйбыз”
Апас урта мәктәбе укучылары кошларга җимлекләр ясап куйганнар.
(13 декабрь, “Апастово-информ”).
5 “В” сыйныф укучылары хезмәт дәресе укытучысы Алмаз Мифтахов белән бергәләп, җимлекләр ясап, мәктәп янындагы агачларга элеп куйганнар.
“Көн саен җимлектәге кошларны көнбагыш, кабак, карбыз орлыклары белән сыйлыйбыз. Кыш җиттеме - кошлар өчен без ашханә ачабыз”, - ди 5 “В” сыйныф укучысы Фаиль Загидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев