Реклама
Җәмгыять
Коштавылы мәдәният йортында Әниләргә багышланган кичә узган
Бу уңайдан әниләр өчен бәйрәм табыны әзерләнгән.
(1 декабрь, “Апастово-информ”)
Мәдәният йортына әниләр чакырылган һәм алар өчен бәйрәм табыны әзерләнгән. Кунакка килгән әниләр тәмле ризыклар белән сыйланып, Кильдураз мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән Галисәсгар Камалның “Беренче театр” спектаклен тамаша кылып, рәхәтләнеп ял иткәннәр, рәхмәтләр әйтеп, бәйрәмнән шат күңел белән кайтып киткәннәр.
“Яшь буын күңелендә әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүче укытучы Гөлфия Шәрәфуллинага һәм аның укучыларына, шулай ук авылыбызның иганәчеләренә бәйрәм кичәсенә ямь өстәгәннәре өчен чын күңелдән олы рәхмәт”, - дип хәбәр итте Коштавылы мәдәният йорты мөдире Тәзкирә Хафизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев