Коштавылында яшәүче Нурания апа Латыйпова гомер бәйрәмен каршылады
Юбилярга район башлыгының Котлау открыткасы, авыл җирлеге исеменнән бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
(7 апрель, “Апастово-информ”).
Нурания апаның язмышы җиңел генә булмый. 18 яшендә тормышка чыгып, өч бала таба. Тик кызганыч, тормыш иптәше фаҗигале төстә вафат була. Яшьли тол калган Нурания апа өч баласын ялгыз тәрбияли. Гомере буе фермада бил бөгә.
Язмыш Нурания апага хәсрәтләрне ишеп бирә. Уртанчы һәм кече улы да фаҗигале төстә вафат булганнар.
Нурания апа бүгенге көндә үзе генә яшәсә дә, ялгызлыкны бер дә тоймый. Чөнки олы улы Фирдүс абый еш кайтып, әнисенә кадер-хөрмәт күрсәтеп яши. Туганнары, карап торучылары да җитәрлек акъәбинең.
“Минем тормышым китап язарлык. Бик күп нужа-хәсрәтләр кичердем. Мин күргәнне беркемгә дә күрергә язмасын иде”, - ди акъәби.
Нурания апаны җитәкчелек исеменнән район башкарма комитеты буенча эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов котлады, иң изге теләкләр теләде, чәчәк бәйләме бүләк итте. Авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров та авыл халкы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев