Коштавылыннан Фариз ага Галәветдинов нәсел тарихын барлаган
Ул үзенең нәсел шәҗәрәсен дә булдырган.
(1 март, “Апастово-информ”).
Казан шәһәрендә яшәүче Фариз ага Галәветдинов үзенең нәселе турында горурланып таныштырды.
“Шәҗәрәләр туганлык җепләрен ныгыта, буыннарны бәйли. Шуңа күрә үз нәселеңнең тарихын һәркем белергә тиеш, дип саныйм. Туганнар белән аралашып, дус булып гомер иттек. Хәзер дә аралашып яшибез. Авылга бик еш кайтып йөрибез. Бәйрәмнәрдә бергә җыелабыз. Зират өсләрендә коръәннәр укып, бакыйлыкка күчкән әти-әниләребезне, туганнарыбызны искә алабыз”, - ди Фариз ага.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев