Реклама
Җәмгыять
Коштавылыннан Хәсәновлар 55 ел иңне-иңгә куеп яши
Коштавылында яшәүче Илгизәр һәм Рузия Хәсәновлар моннан 55 ел элек гаилә корып җибәргән.
(31 декабрь, "Апастово-информ").
Хәсәновлар Яңа ел бәйрәме уңаеннан район башлыгы исеменнән котлаулар кабул итте, Рәхмәт хатына, бүләкләргә лаек булды.
Илгизәр абый яшьтән трактор руле артына утырган һәм озак еллар тимер атыннан аерылмаган. Лаеклы ялга чыкканчы "Маяк" колхозында эшләгән. Рузия апа терлекчелек өлкәсендә эшли. 15 ел дәвамында сыер сава.
"Хәсәновлар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген бәхетле картлык кичерәләр", - ди Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗәт Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев