Коштавылыннан Хавизовлар нәселе 12 буынны берләштерә
Гаилә тату, бердәм һәм үрнәк булып гомер кичерә.
(1 март, “Апастово-информ”).
Буш вакытларында кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Тәскирә апа тәм-томнар пешерергә ярата. Әкиятләр, шигырьләр иҗат итә.
“Безнең гаиләбезгә 32 ел булды. Ә нәселебез 12 буынны берләштерә. Ул авылда иң зур нәселләрнең берсе булып тора. Шәҗәрәбезне төзегәндә бик күп авылдашларыбызның безгә туган булулары ачыкланды. Без һәрвакыт бердәм һәм тату булып гомер кичерәбез. Өч улыбыз – гаиләбезнең ныклы терәге һәм өметле киләчәге. Улларыбыз бик тырышлар. Тарихыбыз белән дә кызыксыналар. Гаилә агачыбызны төзегәндә дә бик күп кызыклы мәгълүмат тупладылар, зур көч куйдылар”, - дип сөйләде
Тәскирә Хафизова.
Хафизовлар нәселендә элек-электән тегүчеләр, кул эшләре осталары да күп булган. Аяк киемнәре теккәннәр. Гаилә бүген дә тирә-юньгә матурлык өләшүче оста куллы кешеләр белән тулыланып тора. Киленнәре Эльвина бизәү эше белән шөгыльләнә. Хатын-кызлар өчен төрле бизәнү әйберләре - чәч эләктергечләр, алкалар, беләзекләр, брошкалар үрә, калфаклар чигә. Кошелекларга, сумкаларга, блокнотларга милли бизәкләр төшереп чигә. Хафизовлар бәйгегә 12 буынны берләштергән шәҗәрә агачын да тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев