Коточкыч! Үги кызын тибә-тибә кыйнаган
14 ноябрьдә Казанның Киров районында яшәүче, төнлә исерек хәлдә булган 38 яшьлек ир 13 яшьлек үги кызын аяклары белән тибә-тибә кыйнаган.
Янәсе, ул кече энесен начар караган.
Кызның әнисе кызының кычкыруларыннан уянган һәм "ашыгыч ярдәм" чакырткан. Хастаханәдә табиблар кызның селезёнкасы өзелүен ачыклаган.
Үги кызын кыйнаганнан соң да ир-ат тынычланмаган, шуңа күрә полиция чакыртырга туры килгән. Ул кулга алынган.
Полициядә ул үзенең җинаять кылуга катнашын таныган. Сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китерү өчен җинаять эше кузгатылган. Казанлыны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр иттеләр Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kotochkych-gi-kyzyn-tib-tib-kyynagan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев