"Кояшкай” балалар бакчасында коронавируска каршы кисәтү чаралары үткәрелә
Балалар бакчасында оешкан дежур төркемгә сәламәт булган бала гына кабул ителә.
(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
"Кояшкай” балалар бакчасында бер дежур төркем эшләп килә. Биредә 10 бала йөри. Балалар бакчасында катгый рәвештә кисәтү чаралары алып барыла. Шәфкать туташы Ландыш Фәйзуллина балаларның сәламәтлеген даими кайгыртып тора.
“Бакча ишекләрен ачып кергән һәр бала һәм аның әти-әнисе иң элек тиешле антисептик сыекчалар белән кулларын эшкәртәләр. Аннан соң без алар белән баланың сәламәтлеге һәм үз-үзен ничек хис итүе хакында сораштырулар үткәрәбез һәм баланың тән температурасын үлчибез. Баланың сәламәт булуына тулысынча инангач кына, аны төркемгә кабул итәбез, - дип белдерде бакча мөдире Динара Ибәтуллина.
Балалар бакчасында төрле дезинфекция чаралары да үткәрелә. Бүлмәләр, коридорлар ике сәгать саен юешләп җыештырыла, антисептик чаралар белән эшкәртелә, җилләтелә. Балалар көн дәвамында кер сабыны белән кулларын юып торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев