"Кояшкай"да Сабантуйлы көн
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Кояшкай" балалар бакчасында Сабан туе үтте.
(3 июнь, "Апастово-информ").
Балалар рәхәтләнеп уйнады, күңел ачты, бүләкләр алды.
"Халык уеннары оештырдык. Аркан тарту, капчык киеп, кашык кабып йөгерү, көрәш һәм башка уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар. Бер бала да читтә калмады. Нәниләребез өчен бик күңелле көн булды", - ди бакча мөдире Алсу Хәйруллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев