Реклама
Җәмгыять
Әкрам абый Идрисов үзе яшәгән йорт алларын матурлыкка күмгән
Райондашыбыз үзе яшәгән йорт алларында аллы-гөлле чәчәкләр, төрле үсентеләр үстерә.
(24 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).
Әкрам абый Идрисов Салават Кәрим урамының күпкатлы йортында яши. Матурлыкны, пөхтәлекне ярата ул. Шуңа да күпкатлы йортны үзенең шәхси йорты кебек якын күреп, тирәлеген аллы-гөлле чәчәкләргә күмгән. Шулай ук биредә чия, алмагач, шиповник кебек үсентеләр дә үсә. Тезелешеп утырган яшел чыршылары аеруча сокландыра.
“Үзебез яшәгән авыл, урам матур булсын иде, дип тырышам. Миннән күреп күрше йортларда яшәүчеләр дә кушылды. Мин аларның үрнәк алуларына сөенәм генә”, - ди ул үзе.
Әкрам абыйның бу матур гамәлен, хезмәтен күреп, үзе яшәгән җиргә битараф булмавын аңлап без дә сокланып кайттык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев