Җәмгыять
Күрше хакы (хикәя)
896
0
0
Хәдичә әби таягына таянып, әрле-бирле йөренде. Барыр җире, сөйләшер кешесе юк иде шул. Ә картлык көндә 4 стена арасында калып, ялгызлыкның ни икәнен тою, ай-яй кыен икән лә бит... Тик нишләмәк кирәк, үз гомерен бары үзенә генә багышлаган әби, менә хәзер картлык ачысын татый инде. Хәдичә кыйбатлы киемнән, һәрвакыт затлы...
-
Хәдичә әби таягына таянып, әрле-бирле йөренде. Барыр җире, сөйләшер кешесе юк иде шул. Ә картлык көндә 4 стена арасында калып, ялгызлыкның ни икәнен тою, ай-яй кыен икән лә бит... Тик нишләмәк кирәк, үз гомерен бары үзенә генә багышлаган әби, менә хәзер картлык ачысын татый инде.
Хәдичә кыйбатлы киемнән, һәрвакыт затлы әйбердән генә йөрде. Акчага аның нужарганы юк иде. Кибеттә эшли иде. Бар булган яңа әйберләр иң беренче аның фатирда барлыкка килде. Үзен бик яратты шул ул... Үзен яратты, ә менә кеше затын җене сөйми иде. Каян килгән бу аңа?! Нигә ул дөньяга шундый кыргый карашлы булган соң?!
Хәдичә киүягә чыгып та карады. Ире белән тыныша алмады. Эчми, тартмый торган ирне дә ул ир дип санамады. Һаман масайды. Үзен әллә кемгә тиңләп йөрде.Ире белән ул аерылмады билгеле. Бары тик аерым торды. Хәдичә үзенең 1 бүлмәле фатирында, ә ире исә кыр хәтле йортта үзе генә. Менә бит кешеләр рәхәтләренә чыдый алмыйлар.
Хәдичәнең күрше фатирына 2 балалы хатын күчү белән, аңа җен ияләште диярсең. Нишләгәнен, нәрсә әйткәнен аңышмый иде кебек.
Балалар зал бүлмәсендә чыр-чу уйныйлар иде. Ә ул янәсе тавышланмасыннар дип, стенага шакый иде. Аның имеш башы авырта, телевизор тавышын көчәйтеп куя. Бала белән бала булган хатыннан ни көтәргә инде. Үзенең билгеле инде баласы булмагач, ул аның ни икәнен белми дә инде. Сабый балалар каккан тавышка ияләшмәгән, куркышып йокы бүлмәсенә сарылдылар. Шул бүлмәдә алар тынычлап уйнады, шул бүлмәдә йоклады да. Зал бүлмәсе тәк тора иде. Чөнки хәтта аз гына да аяк тавышын ишетеп алса, Хәдичә теге якта куш аяклап сикерә иде. Әйдә, сикерә бирсен, аның идәне бит... Кешегә зыян салмый. Үзен генә көлке хәлгә калдыра. Ә шуны үзе аңламый.
Берәр кайчан ачудан янган һәм көйгән кешене күргәнегез бармы? Ә минем бар... Ул кыяфәт, әлбәттә, Хәдичәдә иде. Берни дә аны кызыксындырмый. Мин аны кайвакыт җәллим дә инде. Берүзе беркемгә дә кирәге юк. Кешедән җылы сүзгә һәм назга сусаган бу хатын. Менә шулай кылана иде. Әйе, кылана ... Яшь вакытында билгеле ул андый булмаган бит инде. Кеше белән аралашучан, ягымлы... Нәрсә булган соң моның җанына? Анык кына әйтеп булмый шул. Йөзе кара янган бит моның дияр иде әбиләр аның турында. Нәкъ тә шулай бит... Йөзендә нур юк... Шыксыз, иләмсез бит ул...Беләм, кеше турында алай әйтергә дә ярамый, ләкин бит чын дөресе шул. Кайсыбер кеше бит нур чәчеп, үзенә җәлеп итеп тора. Ул кешегә һаман-һаман карап торасы килә. Ә моңа бит киресенчә... Күрмәсәм ярар иде дип, читләтеп тә үтәсе килә хәтта...
Күрше хакы - Тәңре хакы дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Кешеләр бер-берсенә ярдәмләшеп яшәргә тиеш. Ә күршеләр исә тагын да якын бит, гел янәшә, алар бер-берсенең хәлләре белән хәбәрдар булырга тиешләр. Бу минем фикерем, әлбәттә, сез башкача уйлый аласыз... Хәзерге заманда күршеләр түгел, хәтта туганнар да йөрешмиләр бит. Нинди күрше инде монда? Кем соң?!
Эх, замана, кая тәгәри... Әбиләрең заманасында кызык иде бит... Әбиләрең һәрбер кеше турында тулы "информация" белә иде: кем ул, каян килгән, нигә килгән, кайчан китә һәм дә башкалары. Хәзер исә андый әбиеңнәрне хәтта капка төбенә дә китермиләр, билгеле... Алар юк та... Алар да тынды, замана да алмашынды... Кызыгы калмады. Авылларда ишекләр, капкалар, хәтта җәйләрдә тәрәзәләр дә ачык куна иде. Хәзер ачып калдырып кара син... Тормышта тынычлык бетте. Кешеләр азды... Кешеләр бер-берсен саннамыйлар, ихтирам да, хөрмәт тә бетте.
Әйе, әйтмим, бар күршеләр дә шундый начар дип. Бар арасында әйбәтләре дә, хәлләреңне белешеп, кирәк чакта булышып та җибәрүчеләре. Тик мин нәкъ менә кара эчле, кешене хәтта балаларны сөйми торган әби турында язарга булдым.
Хәдичә соңгы көннәрен үзе генә үткәрде... Әллә ни үзгәреш юк шул, ул болай да ялгыз бит! Дүрт якта - дүрт стена... Кая карарга да юк... Үлемен дә ул ялгыз каршы алды... 1 атна ул бүлмәсендә япа-ялгыз ятты. Килер кешесе, ярдәм итүчесе юк иде. Билгеле, хәле начарланып киткәннән соң, ул таягы белән стена кага иде. Тик күршедәге балалы хатын - Рауза моңа тагын ни ошамый, тагын нигә -
тузына диеп, бик исе китми. Атна үткәннән соң, Рауза балалары белән ялдан кайткач кына сасы искә түзә алмый аның ишеген шакый. Ләкин ачучы булмый. Алар полиция чакыра. Һәм шунда алар өнсез кала... Әбиең диванга сеңеп беткән, таягы кулыннан төшеп, идәндә аунап ята иде. Хәдичә әбинең карарлык җире калмаган, күгәреп беткән... Менә шундый аяныч үлем... Билгеле Рауза һәм дә күрше-тирә аны бик тә җәлләде. Хәтта үз акчаларына аны җирләделәр.
Озын сүзнең кыскасы, күршеләрегезгә игътибарлырак булыгыз, хәлләрен белешкәләп торыгыз. Нинди генә күрше булмасын, ул бит сезнең янда, стена аркылы гына тора. Бер-берегезгә кырыс булмагыз, мәрхәмәтле һәм ачык йөз белән каршы алыгыз күршеләрегезне. Аллаһы Тәгалә юкка гына аларны сезгә күрше итеп җибәрмәгән шул. Бүгенге көн белән генә бит көн бетми әле. Алга таба да яшисе бар, билгеле. Күршем начар дип, тавышлана дип, гауга куптармагыз! Тынычлык белән эш итегез! Алдагы көнегезне уйлагыз, нәкъ тә шул күрше сезгә кирәк чакта ярдәм итеп тә куяр. Дөнья хәлен белеп булмый бит! Бүген масаеп йөрсәгез, иртәгә муеыныгызны түбән төшерергә туры килмәсен! Тормыш бар кешене дә тигезләштерә ул! Бар кешене дә үз урынына куя! Күрше хакы - Тәңре хакы... Бу сүзләрне бервакытта да исегездән чыгармагыз!
Лия Мөхәмәтгарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев