Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрше районда берәү танышын уклау белән кыйнаган

Татарстан Республикасы Буа шәһәре суды зыян күрүче белән дуслашуы белән бәйле рәвештә, И.гә карата җинаять эшен туктату турында карар чыгарган, дип яза районның "Байрак" газетасы. Суд ачыклаганча, И. исерек хәлдә Степанов С. белән талашканда, аны күкрәк тирәсеннән этеп җибәргән, соңгысы караватка егылган. Аннары И. агач уклау белән тән җәрәхәте ясау...

Татарстан Республикасы Буа шәһәре суды зыян күрүче белән дуслашуы белән бәйле рәвештә, И.гә карата җинаять эшен туктату турында карар чыгарган, дип яза районның "Байрак" газетасы.

Суд ачыклаганча, И. исерек хәлдә Степанов С. белән талашканда, аны күкрәк тирәсеннән этеп җибәргән, соңгысы караватка егылган. Аннары И. агач уклау белән тән җәрәхәте ясау максаты белән караваттан торган С.ның уң як битенә суккан. И. агач уклау белән башына, битенә, гәүдәсенең башка өлешләренә суккан.

Аннары И. уклауны ташлап, йодрыклары белән С.ны кыйнавын дәвам иткән.

И.нең җинаять гамәлләре нәтиҗәсендә зыян күргән С.га төрле тән җәрәхәтләре ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев