Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күрше районда кыз бала батып үлгән

Буа районы Яшевка авылы янындагы буада 10 яшьлек кыз бала батып үлгән. Һәлак булучы кызның 24 яшьлек туганы абыйсы әйтүенчә, алар Яшевка авылыннан ярты чакрым ераклыкта урнашкан буа янында печән әйләндергәннәр.Эш беткәч, су коенып алырга һәм икенче ярга йөзеп чыгарга улыйлар. Коенган урыннарыннан ярга кадәр ара 80 метрлап тәшкил итә....

Буа районы Яшевка авылы янындагы буада 10 яшьлек кыз бала батып үлгән.

Һәлак булучы кызның 24 яшьлек туганы абыйсы әйтүенчә, алар Яшевка авылыннан ярты чакрым ераклыкта урнашкан буа янында печән әйләндергәннәр.Эш беткәч, су коенып алырга һәм икенче ярга йөзеп чыгарга улыйлар. Коенган урыннарыннан ярга кадәр ара 80 метрлап тәшкил итә. Кыз 10-12 метр кала бата башлый. Хәле беткән абыйсы ярга йөзеп чыга һәм авылга ярдәм сорап йөгерә.

Авыл халкы көндезге сәгать 1дә коткару хезмәтчелегенә хәбәр итә. Икенче яртыда бәла булган урынга 111 номерлы янгын часте хезмәткәрләре, тагын 12 минуттан 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары килеп җитәләр. Коткаручылар батучыны бер сәгатьтән соң табып ала. Бу участокта суның тирәнлеге нибары 1 метр тирәсе була, дип яза "Байрак".

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев