Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күрше районындагы йортны яшен суккан

Бу хәл Чүпрәле районының Түбән Чокырлы авылында булган. 15 апрель көнне Түбән Чокырлы авылындагы бер йортта янгын чыккан. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгын яшен сугу аркасында булган, дип белдерәләр. Бәла-каза нәтиҗәсендә өй генә түгел, каралты-куралар да, гомумән алганда, 115 квадрат метр мәйдандагы территория янып беткән. Бәхеткә, бу өйдә яшәүченең...

Бу хәл Чүпрәле районының Түбән Чокырлы авылында булган.
15 апрель көнне Түбән Чокырлы авылындагы бер йортта янгын чыккан. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгын яшен сугу аркасында булган, дип белдерәләр. Бәла-каза нәтиҗәсендә өй генә түгел, каралты-куралар да, гомумән алганда, 115 квадрат метр мәйдандагы территория янып беткән. Бәхеткә, бу өйдә яшәүченең берсенә дә зыян килмәгән. Коткаручылар татарстанлыларны игътибарлы булырга өнди.
Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев