Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршебез подъезда тәмәке тарта

Газетада тәмәке, аның зыяны турында язмалар еш чыга. Ә менә безнең күршегә закон юк, ул һаман подъездга чыгып тәмәке тарта. Әйткәнне колагына да элми. Безне хөрмәт итмәгән күршегә чара күрәсе иде... Сорауга җәмәгать тәртибен саклау буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфуллина җавап бирә: - Барыбызга да мәгълүм...

Газетада тәмәке, аның зыяны турында язмалар еш чыга. Ә менә безнең күршегә закон юк, ул һаман подъездга чыгып тәмәке тарта. Әйткәнне колагына да элми. Безне хөрмәт итмәгән күршегә чара күрәсе иде...

Сорауга җәмәгать тәртибен саклау буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфуллина җавап бирә:

- Барыбызга да мәгълүм булганчы, 2013 елның 1 июненнән тәмәкегә каршы Федераль Закон гамәлгә кергәч, стадионда, мәктәптә, югары уку йорты бинасында, хастаханәдә, балалар мәйданчыгында, кибеттә, лифтта, подъезда, самолетта, машиналарга ягулык салу станциясендә тарту тыелды. Тәмәкене рекламалау туктатылды. 2014 елның июненнән поездда, вокзалда, аэропортта, кунакханәдә, кафе-ресторанда тартырга рөхсәт ителми башлады. Күршегез болар турында бик яхшы беләдер. Әгәр ул сезнең әйткәнгә колак салмый икән, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев