Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршеләр тагын киләбез диләр

Татарстанның "Авыл яшьләре" иҗтимагый хәрәкәте район бүлеге җитәкчесе Рөстәм Нәҗмиев Казанда республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән бер уку-семинарда күрше Яшел Үзән районының Норлат бистәсендәге коллегасы Камил Шәкүров аша авыл хоккейчыларына Апаска дусларча очрашуга чакыру тапшырган иде. Ни хикмәт, күршеләребез аңа бик шатланып риза булганнар. Узган атнада Яшел Үзән районының "Норлат"...

Татарстанның "Авыл яшьләре" иҗтимагый хәрәкәте район бүлеге җитәкчесе Рөстәм Нәҗмиев Казанда республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән бер уку-семинарда күрше Яшел Үзән районының Норлат бистәсендәге коллегасы Камил Шәкүров аша авыл хоккейчыларына Апаска дусларча очрашуга чакыру тапшырган иде. Ни хикмәт, күршеләребез аңа бик шатланып риза булганнар. Узган атнада Яшел Үзән районының "Норлат" хоккей командасы белән үткән кичке турнирда Апасның "Т-34" җыелма командасы кунакларны 7:4 исәбе белән җиңде. Күрше район командасы капитаны Илгиз Баһаветдинов, капкачы Раниль Миргалиев уенын Апас хоккей җанатаралары бик ошатты.

-Тагын киләбез әле Апаска,-диделәр күршеләребез. -Безнең Норлатта сездәгедәй шәп ясалма бозлы Боз Сарае юк шул, күнегүләргә Яшел Үзәнгә йөрүе авыр, анда чират та бик зур. Ә үзебезнең кышкы ябык мәйданчыкта кар яткач кына хоккей уйнап була. Ә хәзер аның бозы эреп юкка чыккач, осталыгыбызны тагын да чарлау өчен Апас бозы иң яхшысы булыр,-ди Камил Шәкүров.

-Ә без теләсә кем белән очрашып көч сынашуга һәркайчан әзер,-ди Апас җыелма командасы капитаны Рамил Мөхетдинов.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев