Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күршеләренә су аккан. Әби ваннада үлгән...

Олы яшьтәге әби яшәгән фатирдан аскы күршеләренә су ага башлагач, алар коткаручыларга шалтыратканнар.

Бу хәл Уфада Октябрь проспектында урнашкан күп фатирлы йортларның берсендә булган. Олы яшьтәге әби яшәгән фатирдан аскы күршеләренә су ага башлагач, алар коткаручыларга шалтыратканнар. Берьюлы ашыгыч медицина ярдәменә дә хәбәр биргәннәр, чөнки ишек шакыганга ачмаган.

Полиция хезмәткәрләре, коткаручылар, табиблар шундук килеп җитеп, фатирның йозагын ватып кергәннәр. Ваннада 81 яшьлек фатир хуҗасының гәүдәсе табылган. Аның тәнендә пешкән эзләр дә булган. Ә аш-су бүлмәсендә яңарак кына янган чыкканлыгы күзгә бәрелеп торган.

«Күрәсең, кухняда ут капкач, әби сүндерергә тырышып, ванна бүлмәсендә су кранын ачкан. Бу мизгелдә газга исереп егылган, шуннан ваннага су тулып ташкан. Нәтиҗәдә, пенсионер үлгән. Тәрәзәләр тыгыз ябылган булганга, кислородсыз янгын үзеннән-үзе сүнгән", - диләр тикшерүчеләр.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/krshelren-su-akkan-bi-vannada-lgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев