Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кубок та, тәкә дә Апас көрәшчеләре кулында

“Апас” универсаль спорт залында район башлыгы Равил Хисаметдинов Кубогына татарча милли көрәш ярышлары узды.

(8 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Ярышларда Апас, Буа, Чүпрәле, Кече Цильна, Кайбыч, Казанның “Ак Барс” командалары катнашты. Көрәш мәйданына чыккан һәр бала да беренчелекне алу өчен бар көчен куеп бил алышты. Төрле үлчәү категориясендә барган ярышларда Апас командасы - беренчелеккә чыкты. Көрәшнең абсолют батыры титулы да - Апаста. Оста көрәшче данын еракларга тараткан яшь көрәшче Азамат Мөхәммәшин тәкә алу бәхетенә иреште.
“Мин беренче сыйныфтан ук көрәшкә тартыла башладым. Елдан-ел ныгыдым, осталыгымны арттырдым, милли көрәшнең барлык серләренә төшендем. Шушы еллар эчендә ирешелгән уңышларым да күп. Көрәштә җиңүләрем өчен мин әти-әниемә, тренерларга, дусларыма рәхмәтле. Мондый ярышларның традициягә кереп, ел саен оештырылып килүе безне яңадан-яңа җиңүләргә рухландыра”, - ди абсолют батыр.
Ярышларда икенче урынны Чүпрәле районы, өченче урынны Казаннан “Ак Барс” командасы яулады. Көрәшләрдә җиңүче һәр балага да махсус бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев