Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күн туфлинең эченә спирт сөртегез!

Аяк киемен кибеткә кире илтеп бирәсегез килмәсә, берничә киңәшне истә тотыгыз.

Сатып алганда бик уңайлы күренгән аяк киеме, өйдә киеп карагач, кайчагында кыса башлый. Ошатып алган туфлине яисә итекне кибеткә кире илтеп бирәсең килми икән, ул чагында нишләргә соң? Бу очракта яңа аяк киемен бераз киңәйтергә-иркенәйтергә мөмкин. Шулай да бу эшкә тотынганчы берничә киңәшне истә тотыгыз.

Яңа аяк киемендә көн буе йөрергә ярамый, аны баштагы берничә көндә берәр сәгать кенә кияргә кирәк.

Яхшы күннән тегелгән аяк киемен зурайту җиңелрәк тә, тизрәк тә. Туфлинең арткы ягына сабын, яки спирт сөртсәң, ул чагында аякны нык кырмас. Яхшы күн туфлиләрнең эченә спирт яисә аракы сөртеп, калын оек белән киеп йөрергә кирәк. Спиртны тышкы ягына тидерергә ярамый, төсе ямьсезләнә. Шулай ук, замштан һәм чүпрәктән тегелгән аяк киеменә дә спирт сөртергә ярамый.

Аяк киеме эченә кибеттә сатылучы махсус спрей сиптереп, аны берничә минут киеп йөрергә кирәк.

Яңа аяк киеме эченә суда чылатылган гәзит кисәкләрен тыгызлап тутыргач, кипкәнче көтәргә кирәк. Шулай бер-ике тәүлек торганнан соң, эче иркенәеп, киңәеп китәр. Күн аяк киемен юеш оек белән киеп, ул кипкәнче киеп йөрсәң, башкача аягыңны кысмас.

Җәйге-көзге аяк киемнәрен шкафка кышкылыкка алып куйганчы яхшылап чистартып, крем сөртергә кирәклеген онытмагыз. Һәркайсының эченә гәзит тутырып, картон тартмада аерым саклау яхшы булыр.

Шуны истә тотыгыз: формасы бозылмасын өчен аяк киемен вертикаль килеш куеп сакларга кирәк.

Реклама

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-09-13/k-n-tufline-echen-spirt-s-rtegez-2947274?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев