Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кунакларны бәлеш белән сыйларга яратам

Коштавылында яшәүче Гөлсинә ханым шулай дип каршы алды.

Тәмле бәлеше белән сыйлады да әле. Өстәл сый-нигъмәттән сыгылып тора иде.
"Мин һәрбер ризыкны үземчә рецепт белән пешерәм. Интернеттан күргән рецептлар белән дә пешереп карый, аннан яңадан үземнекенә кайтам", - ди ул.
Ит бәлеше рецептын безнең белән дә уртаклашты.
"Катыкка күбрәк май, мин каз мае салам, йомырка, шикәр комы, сода, тоз салам. Он кушып,йомшак итеп, "эластичный" итеп камыр ясыйм. Эчлегенә бәрәңге, каз, бозау ите, суган, борыч, тоз һәм тавыкның эч маен турап салып бутыйм", - ди Гөлсинә ханым.
Бәлеш чыннан да телеңне йотарлык иде.
Ә сез, дуслар кунакларыгызны нинди тәмле ризыклар белән сыйлыйсыз?

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев