Күңел тынычлыгына ничек ирешергә?
Күңел тынычлыгына һәрберебезнең ия буласы килә, әмма аңа омтылу юлларыбыз төрле: кемдер аны байлыктан, кемдер дан-дәрәҗәдән эзли.
Ә динебез, күңел тынычлыгына чын дәрәҗәдә ирешүнең бердәнбер юлы – Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итүдә, дип өйрәтә. Аллаһ Тәгаләнең безгә мәҗбүри эшләргә кушкан әйберләрнең асылында үзебез өчен физик һәм рухи яктан кирәкле кыйммәтләр ята. Коръән, намаз укыйбыз, зикер әйтәбез - тынычланабыз, ураза тотабыз - нәфесебезне тыярга, үзебезне кулда тотарга, булганына канәгать булырга өйрәнәбез. Болар, шулай ук, кешегә тынычлык алып килә.
Безнең күңелдә нәрсә икәнен белүче бердәнбер зат - ул Аллаһ Тәгалә. Чөнки күңелне-рухны барлыкка китерүче дә ул бит. Коръәндә бу турыда: "Күңелләр Аллаһны искә алганда тынычлана" ("Күк күкрәү" сүрәсе, 28нче аять) диелгән. Шуннан чыгып, Ислам галимнәре күңел тынычлыгына ирешү өчен түбәндәгеләрне киңәш итә:
Аллаһ Тәгалә минем янәшәдә, мине ишетә, аңлый һәм ярдәменнән ташламый, дип уйлау кешене тынычландыра;
Күңел авырулары өчен иң яхшы дару һәм тынычландыру чарасы - ихлас күңелдән Коръән аятьләрен уку, аларның мәгънәсе турында уйлану;
Тынычлану, Аллаһка якынаюның иң җайлы юлы - күп тапкырлар зикер әйтү. Аны көннең теләсә кайсы вакытында әйтергә була. Мәсәлән: “Сөбхән Аллаһ”, “Әлхәмдүлилләһ”, “Аллаһу әкбар” һәм башкалар - болар барысы да Аллаһны данлау сүзләре, дип яза “Ислам нуры”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев