Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күренекле якташыбыз Илсур Сафин Апаста булды

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Илсур Сафин Апас урта мәктәбе укучылары белән очрашты һәм Апас туган якны өйрәнү музеена яңа экспонатлар бүләк итте.

(21 март, “Апастово-информ”).


Илсур Сафин укучылар белән чын күңеленнән аралашты, төпле киңәшләрен бирде, үзенең матур җырларын бүләк итте.

Реклама


Шулай ук якташыбыз Апас туган якны өйрәнү музеенда да кунак булды. Ул музейга үзенең шәхси әйберләрен – аудиоязмасын, сәхнә костюмын, белдерү-афишаларын бүләк итеп калдырды, истәлекле фотога төште.


“Илсур Сафин туган ягына изге ният белән кайтты. Ул берничә көн рәттән мәктәп укучылары, ә кичләрен авыл клубларында очрашу концертларын бирде, якташларга үзенең иҗат җимешләрен бүләк итте. Бу хакта Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев