“Куркынычсызлык лабораториясе” балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтә
Татарстанда йөк машинасы нигезенә көйләнгән шундый лабораторияне Түбән Кама районының балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә тапшырдылар.
(4 сентябрь, “Апастово-информ”).
Бу комплекс республика буенча йөреп, 17 яшькә кадәрле балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәчәк.
“Юлларда килеп туа торган хәлләрне анализлау өчен, биредә бөтен җиһазлар бар. Балалар җәяү дә, велосипедта да, юлга чыкканда, юл йөрү кагыйдәләренең нигезен белергә тиешләр”, - дип сөйли Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдурахманов.
Татарстанда әлегә шундый бер комплекс эшли. Әгәр ул нәтиҗәлелеген күрсәтсә, аңа охшаган лабораторияләр тагын да булачак.
Программа нигезендә, балалар бакчасы һәм кечкенә сыйныфларда укучы балалар да, өлкән сыйныфтагылар да, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәчәкләр.
Кечкенә балаларга ременьнәр белән үзеңне ничек беркетергә, ә өлкәнрәкләргә беренчел медицина ярдәме күрсәтү ысулларын да өйрәтәчәкләр.
Татарстанда бу комплекс эшләү өчен, махсус график та төзелә. Якындагы ярты елда өч районга сәяхәт планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев