Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Күз алдында таралып, ялкын телләре зал ягына кадәр үрмәләде”

Югары Балтай авылында яшәүче, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мәгариф ветераны Талия Сабирова олыгайган көнендә бәла-казалар белән очрашты. Янгын нәтиҗәсендә өенә зур зыян килде.

Талия апа тормышта шактый тәҗрибә туплаган шәхес. Язмышының төрле сынауларына каршы тора алырлык зур ихтыяр көченә дә ия. Ләкин, ут белән очрашкач, ничек кенә нык булырга тырышса да, югалып калган. Төшенкелеккә бирелергә теләмәсә дә, йортсыз калуын кабул итәсе кыен.


“Гомер буе берәмтекләп җыйган, хәләл көчем белән булдырган тормышым. Югары Балтайдан Дәүләкигә йөреп эшләдем. 36 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты фәнен укыттым, туган телгә мәхәббәт тәрбияләдем. Быел инде лаеклы ялга чыгып, үз көемә яшәргә уйлаган идем. Тыныч кына яшәү язмаган. Бәла аяк астында, диләр шул, - ди ул.

 


Талия апа кичке бишләр тирәсендә мунча ягарга дип чыга. Шул вакытта веранда тирәсендә төтен исен тоя. Кире өенә кереп газларын карап чыга. Газ сүнгән булса да, төтен үзен сиздерүен дәвам итә. Аннан ярдәм сорап күршеләренә керә. Янгын сүндерү машиналарын чакыралар.


-Машиналар килгәнче чиләкләп су сибә тордык, шлангалар белән дә сиптереп карадык. Балтайдан, Апастан янгын сүндерү машиналары килде. Авыл халкы да активлык күрсәтте. Бар дөнья коры, пластик материаллар. Ут таралырга күп кирәкми икән. Ялкынны тыя торган түгел. Күз алдында таралып, ялкын телләре зал ягына кадәр үрмәләде. Җиһазларым да юкка чыкты. Янгынның сәбәпчесе – электр икәнлеге күренеп тора, - дип искә ала Талия апа.

 


Бүгенге көндә Талия апаның йортына зур зыян килгән, бүлмәләр корымга баткан, җиһазлар кайсы янган, кайсы эрегән, су астында калган. Йортны торгызып, барысын да яңадан булдыру мөһим.


-Күршеләрем бик әйбәтләр. Камил һәм Гөлназ Хәйруллиннарда торам. Кунарга да керәм, чәй эчәргә дә чакыралар. Көн саен йортыма кереп корымнарны кырам, юам. Авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев бик зур ярдәм итте. Хәзер дә хәлләремне сорашып, булышырга әзер тора. Изге күңелле авылдашларыма рәхмәт. Мине борчуларым янәшәсендә ялгызымны калдырмадылар, - ди Талия апа.

 


Күңелсезлекләр сорап йөрми. Читләр борчуын үз итеп, барыбыз да хәлдән килгән кадәр ярдәм итсәк иде. Талия апага тиз көннәрдә төзекләндерү эшләрен башкарып, үз йортына күчәргә ярдәм итик!

Сабирова Талия Гаптлхак кызының “Ак Барс” картасы +79050203041 номерына бәйләнгән.

Без күчергән һәр 100 сум аның өчен зур ярдәм, үзебезгә савап булыр

Ут-күздән сак булыгыз, игътибарны азга да киметмәгез, шырпы сызганчы уйлагыз, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев