Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызыл Тау авылында яшәүче тракторчы Мөнирә әбигә – 90 яшь

Ноябрь аенда 90-95 яшьлекләрен каршылаучы әбиләрнең күбесе җырга оста булып чыктылар. Кызылтау авылында яшәүче Мөнирә әби Сәмигуллина да ялындырып тормады, безне күргәч тә: Ашыйк-эчик, уйныйк-көлик, Барасы юк уракка. Йорт эченә иләм керде Дуслар килгәч кунакка, дип җырлап җибәрде. Мөнирә әби 18 ел тракторда эшләгән. Сугыш, сугыштан соңгы авыр елларда ирләр...

Ноябрь аенда 90-95 яшьлекләрен каршылаучы әбиләрнең күбесе җырга оста булып чыктылар. Кызылтау авылында яшәүче Мөнирә әби Сәмигуллина да ялындырып тормады, безне күргәч тә:

Ашыйк-эчик, уйныйк-көлик,

Барасы юк уракка.

Йорт эченә иләм керде

Дуслар килгәч кунакка, дип җырлап җибәрде. Мөнирә әби 18 ел тракторда эшләгән. Сугыш, сугыштан соңгы авыр елларда ирләр белән беррәттән бөтен авыр хезмәтне башкарган.

- Иң элек ДТ-54, соңрак ДТ-75тә эшләдем. Хәзер шуларны уйлыйм да, аптырап китәм. Ничек түзелгәндер, ничек өзлекмәгәнмендер. Эшләмәгән эшем калмады. Тракторның төзеклеген, маен гел карап, тикшереп тордым. Гел ир-атлар арасында эшләгәч, сүзгә бик йомшак түгел идем. Яшь чак, эшләп йөргән вакытлар тиз үтә, тик менә картаеп ялгызың калгач кына кыен. Әле ярый караучым бар. Минем әни 92 яшьтә дә күзлексез инәләр саплый иде, мин генә бетерештем, - ди Мөнирә әби.

Тракторда өзлексез ике дистә елга якын эшләгән хезмәте бәяләнә аның. 1966 елда Мөнирә әбигә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тапшыралар.

Тракторын куйгач та ул колхозда төрле эшләрдә катнаша. Тормышка чыгарга да уйламый, еллар үтә-үтә гомер көзенә якынлаша. Инде берничә елдан бирле аны социаль хезмәткәр Рушания Ильясова тәрбияли.

- Төрле кешенең холкы төрлечә була инде. Мөнирә әбинең холкы да үзенчәлекле. Без бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Җае килгәндә ул мине дә шулай җырлап каршы ала. Бу көннәрдә авырыбрак та тора әле, көн-төн яныннан китмим. Күршебез Шәүкәт абый Вафин да еш кереп хәл белә, догалар укый, - ди Рушания.

Мөнирә әбигә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Ил башлыгының Котлау открыткасын, истәлекле бүләк тапшырды. Кызылтау авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров, идарәче Рифат Гәрәев та әбинең хәл-әхвәлен сорашып, юбилее белән тәбрикләп затлы юрган-одеял тапшырдылар.

- Зурлаганыгыз өчен рәхмәт, Ходай барыгызны да шулай олылыкласын, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: старожилыАпастово