Кызыл Тау клубы каршысында тере чыршы бизәләчәк
Алабуга мәдәни-агарту һөнәри училищесында белем алып, 30 ел туган авылы-Кызылтау авыл клубы мөдире булып эшләүче Ришат Сафин табигатьне саклау яклы. Бу көздә районкүләм агач утырту айлыгында ул авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров, хезмәттәшләре Әлфинур Шиһапова, Нурия Гаффарова белән бергә былтыр Республика көненә тантаналы рәвештә ачылган яңа клуб бинасы каршына үз...
Алабуга мәдәни-агарту һөнәри училищесында белем алып, 30 ел туган авылы-Кызылтау авыл клубы мөдире булып эшләүче Ришат Сафин табигатьне саклау яклы. Бу көздә районкүләм агач утырту айлыгында ул авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров, хезмәттәшләре Әлфинур Шиһапова, Нурия Гаффарова белән бергә былтыр Республика көненә тантаналы рәвештә ачылган яңа клуб бинасы каршына үз өе бакчасында үскән 4 метрлы чыршы күчереп утыртты. Президент программасы буенча яңа нигездә санаулы айларда төзелгән, 100 тамашачыга исәпләнгән бу бина сәхнәсе буш тормый. Быел мәсәлән, биредә барлыгы 25 зур әдәби кичә, концерт, төрле ял чаралары үтте.
-Без быел авыл чыршысы дип урманда балта тотып, кар ерып аны эзләп йөрмәячәкбез. Тере чыршыны бизәүгә авыл халкын, мәктәп балаларын да чакырам,-ди клуб мөдире.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев