Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кызылтау мәктәбе укучылары укытучылары йөзен кызартмыйлар

Кызылтау мәктәбе укучылары Диләрә Абдуллина, Зилә Бәдретдинова, Эльвина Садриева, Ләйсән Хәбибуллина, Диана Нуриева, Айгөл Ваһапова, Азалия Хәйбуллина һәм Регина Насретдинованы укытучылары, класс җитәкчеләре бик мактый. -Безнең кызлар укуда да , спортта да, сәхнәдә дә сынатмыйлар. Районкүләм спорт ярышларында безнең укучылар яулаган Кубок-призлар, Грамота-Дипломнар саны бихисап. "Йолдызлык" телефестивалендә дә уңышлы чыгыш...

Кызылтау мәктәбе укучылары Диләрә Абдуллина, Зилә Бәдретдинова, Эльвина Садриева, Ләйсән Хәбибуллина, Диана Нуриева, Айгөл Ваһапова, Азалия Хәйбуллина һәм Регина Насретдинованы укытучылары, класс җитәкчеләре бик мактый.

-Безнең кызлар укуда да , спортта да, сәхнәдә дә сынатмыйлар. Районкүләм спорт ярышларында безнең укучылар яулаган Кубок-призлар, Грамота-Дипломнар саны бихисап. "Йолдызлык" телефестивалендә дә уңышлы чыгыш ясадык. Үзебезнең якташ, галим-профессор, фәннәр докторы Мөхәммәт ага Гайнуллин иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция-укуларда да алар бик актив катнаштылар. Мөхәммәт ага эшен дәвам итүче шәкертләре-Казан югары уку йортлары, Татарстан Фәннәр Академиясе галимнәренең югары бәясенә лаек булдылар,-ди директор Илдар Хәйбуллин.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев