Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызылтау мәктәбе укучылары Яңа елга изге адымнар белән атлый

Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк. Яныңда туганнарың, дусларың, якташларың, ватандашларың. Бәхет телә син аларга. Һәр елмаюлы карашны шундый ук җылы караш каршыласын....

Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк. Яныңда туганнарың, дусларың, якташларың, ватандашларың. Бәхет телә син аларга. Һәр елмаюлы карашны шундый ук җылы караш каршыласын. Бер-береңә изгелектән, бөек эшләр башлана. Яңа елга беренче адым - изгелек булсын. Кызылтау мәктәбе укучыларының шушындый өметләргә багышланган "Хуш киләсең, Яңа ел" исемле театральләшкән тамашасы үтте. Һәр сыйныф укучылары теләп актив катнашты, оста итеп уйнадылар. Барлык тамашачыларга да бик ошады. Бәйрәмне оештыручыларга, бәйрәмне үткәрүдә спонсорлык иткән укытучыларга ата-аналар һәм килгән кунаклар бик зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Бәйрәмне 7 сыйныф җитәкчесе Минзифа Ибрагимова, педагог-оештыручы Флидә Нуриева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев