Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызылтауда Корбан ашы булып узды

-Район башлыгы, "Зөя" аграфирмасы җитәкчелеге барлык авыл халкы өчен ниятләп табыныбызга Корбан ите китерде. Казанда яшәүче Мөршидә Гыйният кызы бу сый-нигъмәтле табынны үз бүләкләре белән ямьләде. Барыгызны да изге бәйрәм белән котлыйм,-диде Кызылтау авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров авылдашларына мөрәҗәгать итеп. Авыл мулласы Заһид Садриев Корбан итенә дога кылып, саваплы...

-Район башлыгы, "Зөя" аграфирмасы җитәкчелеге барлык авыл халкы өчен ниятләп табыныбызга Корбан ите китерде. Казанда яшәүче Мөршидә Гыйният кызы бу сый-нигъмәтле табынны үз бүләкләре белән ямьләде. Барыгызны да изге бәйрәм белән котлыйм,-диде Кызылтау авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров авылдашларына мөрәҗәгать итеп. Авыл мулласы Заһид Садриев Корбан итенә дога кылып, саваплы гамәл кылучыларга эшләрендә, тормышларында ак бәхетләр, нык сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Тәскирә Вафина авылдашларына, район вәкилләренә матур теләкләрен җиткерде.

Кызылтау мәктәбе спорт залына укытучылар көче белән корылган Корбан ашында 70 тән артык кеше катнашты. Көлкәш белән Чәтбаштан абый-апаларны махсус билгеләнгән машиналар алып килде һәм өйләренә кайтарып куйды. Кунак итеп чакырылган район башлыгы урынбасары Марат Нуриев аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде, сайлауларда актив катнашырга өндәде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев