Көймәдә балык тотканда иминлек кагыйдәләре
Еш кына балыкчылар көймәдә балык тотканда фаҗига була, аларга коткаручылар ярдәме таләп ителә.
НТР 24 каналы иминлек кагыйдәләре турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенә сылтама белән искәртте.
- Җилле, яңгырлы көнне балык тотмагыз.
- Сулыкка чыгар алдыннан көймәне тикшерегез, су кермиме, ишкәкләр төзекме – карап алыгыз.
- Көймәдә коткару чыралары бармы икәнен карагыз.
- Ярдан ерак кермәгез.
- Балыкка киткәндә якыннарыгызга әйтегез. Кайчан кайтырга җыенуыгызны да белеп торсыннар.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/koimada-balyk-totkanda-iminlek-kagyidalare-5854080
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев