Кырда үткән хезмәт дәресе
Апас аграр көллияте студентлары, Дүртиле авылы егете Шәүкәт Вафин белән яшь апаслы Линар Идиятуллин быелгы язгы кыр эшләренә үз өлешләрен кертәләр.
Апас аграр көллияте студентлары, Дүртиле авылы егете Шәүкәт Вафин белән яшь апаслы Линар Идиятуллин быелгы язгы кыр эшләренә үз өлешләрен кертәләр.
-Класс-аудиторияләрдә алган теоретик белемнәребезне кырда, олы абыйлар белән бертигез эшләп ныгыту, хезмәт күнекмәләре үтү безгә бик ошый,-диләр алар.
Дүртиле бүлекчәсе механизаторы Азат Зиннәтуллин булачак игенчеләрнең тырыш һәм бик җитез булуларын ассызыклый:
-Әнәле янәшәсендә солы чәчәбез. Басуга ашханәдән вакытында тәмле кайнар аш, ындырдан яхшылап әзерләнгән чәчүлек китерәләр, безнең агрегатка беркетелгән шофер Әсгать Закиров эш конвейерын бер дә өзми. Бүлекчә җитәкче-белгечләре дә яныбыздан китми, санаулы вакытның кадерен бик беләбез,-ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев