Кыш Бабай балаларны кышкы мәктәп лагерена кунакка чакырды
Районның 9 мәктәбендә укучы балалар өчен кышкы каникул көннәрендә кышкы ял лагерьлары оештырылды.
Алар бер атна эшләячәк. 150 бала дуслары белән бергә сәламәтлеген ныгытачак, файдалы итеп ял итәчәк, дәүләт сынауларына әзерләнәчәк, экскурсия-сәяхәтләргә барачак.
-Бүген комиссия Дәүләки һәм Урта Балтай мәктәп яны кышкы ял лагерьларында булып, анда эш оештырылышы һәм аш-су сыйфаты белән танышты. Калган 7 кышкы лагерларда да булачакбыз,-ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева.
Ришат Жамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев