Кышлату-2019
“Свияга“ агрофирмасының Карамасар бүлекчәсе фермасында капитал ремонт вакытында сөтүткәргеч куелу биредә җитештерелгән сөтнең күләме һәм сыйфатында үзен бик тиз сиздерде. Уңай якка, әлбәттә. Бүген биредә көн саен уртача 1,5 тонна сөт җитештерелеп озатыла.
-Кул эше бик нык кимеде хәзер,-ди бозаулату бүлегендә эшләүче Гөлгенә Сибгатуллина. –Тик атны да онытырга ярамый, ул фермада алыштыргысыз ярдәмче. Элеккечә сәнәк белән салам-печән, силос-сенаж төягән, чиләкләп су, сөт ташыган чаклар артта калды инде. Азыкны техника төяп җибәрә, бик яхшы итеп ваклап китереп бирә. Фермада гаиләләп эшләүчеләр дә шактый. Мин мәсәлән, киленем Гүзәл белән һәр иртәдә эшкә киләм, ул сыер савучы булып эшли. Хезмәттәшләрем Гөлнар Гыйбадуллина Гүзәлия белән Гүзәл Зыятдинова белән ярдәмләшеп, дус-тату эшлибез, шуңа да хезмәт күрсәткечләребез матур.
10 гына кешелек коллективның бик уңган, мең төрле һөнәр иясе Фәнис Зиннуров су да җылыта, бөртек тә пешерә, тегермәннән фураж алып кайтуда да өлгер. Терлекләргә көнлек он чыгаручы Исхак Галиев, ТСН операторы Рөстәм Зиннуров, механизаторлар Григорий Марфушкин, Илшат Нигмәтуллин да коллективның тоткасы.
Ферма мөдире Ибраһим Хәмидуллин белдерүенчә, быелгы кышлату сезонына барлык төр азык та ел ярымга җитәрлек итеп әзерләнгән. Аларның сыйфаты да, сакланышы да бик яхшы.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев