Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыяр ник үсми - өч хата

Бакчачының өч хатасы аркасында кыяр түтәлендә уңыш булмый.

Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Беренчедән – кыяр күп итеп су сипкәнне ярата, суны кызганмагыз. Юкса кыяр уңышы булмый. Яңгырлар булмаганда, ачык һавада үсә торган кыярга атнасына 2-3 тапкыр күп иттереп су сибегез. Парниктагы кыярларга көн саен су сибәргә кирәк.

Икенчедән, азотлы ашлама кертергә онытмагыз. Азот җитмәсә, кыяр җимшәннәре үсми. Минераль ашламалар да, органик өстәмәләр дә (тавык тизәге, сыер тизәге, кычыткан төнәтмәсе, мочевина) кертергә була. Тик артыгын ярамый, чамасын карап кына ашлагыз.

Өченчедән, түтәл бик кысан булса, кыярлар бер-берсен каплый, туклыклы матдәләр өчен көндәшлек башлана. Шуңа күрә утыртканда үсентеләр арасында 30 см чамасы ара калдырырга кирәк.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/kyyar-nik-usmi-oc-xata-5854207

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев