Кыяр рассадасын утырту вакытын ничек дөрес билгеләргә?
Кыяр тиз үсә торган берьеллык культура, ул иртә, соң, уртача өлгерә торган була. Аның рассадасын утырту вакытын дөрес исәпләү мөһим. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Кыяр рассадасын теплицага яки ачык грунтка утыртырга 35 көн калгач, чәчәргә кирәк. Шуларның 5-7 көн орлыкны шыттыруга, 20-27 көн рассада үстерүгә китә.
Әгәр сезнең якларда кыярны ачык грунтка 1 июньдә утыртсалар, рассаданы 25 апрель тирәсендә чәчәргә кирәк.
Һава 18-20 градус, туфрак температурасы 16 градус җылы булгач кына кыяр рассадасын урамга утыртырга ярый, диелә хәбәрдә.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/kyyar-rassadasyn-utyrtu-vakytyn-nicek-dores-bilgelarga-5852624
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев