Реклама
Җәмгыять
Кызыл Тау авыл җирлегендә өмәләр узды
Районда тирә-якны чистарту һәм яшелләндерү өмәләре дәвам итә.
(18 июнь, “Апастово-информ“).
Кызыл Тау һәм Көлкәш авылларында урамнардагы, бина һәм йорт тирәләрендәге үскән үләннәрне чабып, тирә-юньне пөхтәләп куйдылар.
“Өмәгә авыл җирлеге, мәктәп, мәдәният йорты, китапханә һәм медицина хезмәткәрләре бердәм булып эшләдек. Авылларның чисталыгы өчен өлеш керттек“, – ди авыл җирлеге сәркатибе Алсу Гыймранова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев