Кызыл Тау җирлеге агач агарту эшенә кушылды
Районда чисталык икеайлыгы дәвам итә. Әлеге айлык һәм “Экояз” акциясе кысаларында, өмәләр уза.
(19 апрель, “Апастово-информ”).
Кызыл Тау авыл җирлеге дә язгы өмәләрдән читтә калмый. Алар коллектив белән, бердәм төстә чыгып, агачлыкларны чистартып, агачларның төпләрен дә аклап куйдылар.
“Җирлек башлыгы Марат Нуриев бу эшне башлап йөрде. Үзе дә изге эшкә өлеш кертте. Матур булгач үзебезгә дә күңелле”, - ди Кызыл Тау авыл җирлегенең сәркатибе Алсу Гыймранова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев