Кызыл Тау җирлеге чисталык акциясенә кушылды
Районда чисталык икеайлыгы бара.
(10 апрель, “Апастово-информ”).
Оешмалар, хезмәт коллективлары, шәхси йорт хуҗалары туган ягыбызны матурлау эшенә зур өлеш кертә.
Кызыл Тау авыл җирлеге дә бакчаларны, урамнарны, юл буйларын җыештырып, пөхтәләп куйды.
“Кыш дәвамында кар астында ятып, язын баш калкыткан чүп-чарларны, коелган яфракларны, кипкән агач, үлән калдыкларын җыештырдык. Өмәләр дәвам итә. Агачларны аклау, сулыклар тирәләрен пөхтәләү дә эш планына кергән”, - ди җирлек башлыгы Марат Нуриев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев