Кызыл Тау җирлегендә корбан ашы узды
Районда корбан ашлары уздыру дәвам итә.
(20 июль, “Апастово-информ”).
Кызыл Тауда да корбан ашы оештырылды. Ир-атлар бер табын артына җыелып догалар укыды, вәгазьләр сөйләде, тәмле ашлардан авыз итте, аралашты, җирлекнең эшләре хакында фикер алышты. Авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы берләшмәсе, мәчет картлары тарафыннан әзерләнгән табыннан һәркем канәгать булып таралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев