Кызыл Тау җирлегендә волонтерлар өлкәннәргә ярдәм итә
Районда 168 волонтер эшли. Алар ярдәмгә мохтаҗларга булышлык итә.
(10 апрель, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).
Кызыл Тауда яшәүче ветеран укытучы Зөһрә әби Сәгыйтҗанова да волонтерларның ярдәмен тойды. Аның өйләрен юдылар, яшелчә бакчасын утырттылар, тирә-юнен җыештырдылар, утыннар ватып, мунча яктылар.
“Волонтерлар атнага 5 тапкыр килеп бөтен эшемне башкаралар. Азык-төлекләрне, даруларны да китереп бирәләр. Менә бөтен эшемне эшләп киттеләр. Ул һәр ел саен шулай”, - ди Зөһрә әби.
Зөһрә әби Сәгыйтҗанова 41 ел дәвамында Кызыл Тау мәктәбендә рус теле фәнен укыта. 20 ел ялгызы гомер кичерә. Җитәкчелекнең, социаль яклау хезмәткәрләренең ярдәмен тоеп яши. Кызыл Тау мәктәбе коллективы да игътибар үзәгендә тота, медицина хезмәткәрләре янында еш була. Бу хакта Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев белдерде.
Социаль хезмәткәр Рушания Ильясова 19 елдан бирле әбиләрне кайгыртып яши. Зөһрә апа да аның ярдәмен һәм игътибарын, күңел җылысын тоя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев