Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызыл Тау җирлегендә мөһим сөйләшүләр

Кызыл Тау, Чәтбаш, Көлкәш авылларын үз эченә алган Кызыл Тау җирлегендә узган ел үзара салым акчасына күп кенә эшләр башкарылган. Бу елда җыелачак акчаларга юллар төзекләнү, җирлекне чистарту кебек мөһим эшләр планлаштырыла.


“Узган ел 209 мең үзара салым акчасы җыелды. Ул дәүләт ярдәме белән 1 миллион сумнан артып китте. 514 мең сумга юллар төзекләндерелде”, - ди җирлек башлыгы Марат Нуриев. 
Халык юл салу эшендә булышлык күрсәтүне сорый. 
“Республикада яңа программа эшли башлаячак. Чәтбаш һәм Көлкәш авылларын әлеге программага кертәчәкбез. Азрак вакыт кына кирәк”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов. 
“Җыеннарда халыкны борчыган сораулар белән танышабыз һәм алдыбызга максат итеп куябыз. Юллар буенча эшләрне көндәлек алып барабыз. Яңа төзелешләргә килгәндә, Кызыл Тауның башкарма комитет бинасын төзү күздә тотыла. Яз җиткәч төзелеш башларга уйлыйбыз. Үзегез дә төрле грантларда катнашыгыз”, - диде район башлыгы. Ул шулай ук мобилизация вакытында ярдәм иткән райондашларга рәхмәтен җиткерде. 
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов эш нәтиҗәләре белән таныштырып, дәүләт ярдәмнәренә дә тукталды. Дәүләт программаларына кушылып, терлек санын арттыру, сыйфатлы сөтне тиешле бәядән сату таләбен дә сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев