Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызыл Тау мәктәбе укучылары батыр якташлары белән тынычлык агачы төзеделәр

Кызыл Тау урта мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләр белән очрашты.

(3 май. “Апастово-информ”).


Очрашу чарасына Кызыл Тау авылыннан Әлфис Шиһапов һәм Тутай авылыннан Риназ Бәдретдинов килде. Егетләр башта яңа төзекләндерелгән мәктәп бинасы белән таныштылар, биредәге уңайлыкларга, матурлыкка соклануларын белдерделәр. Чараның икенче өлешендә якташлар мәктәп укучылары белән очраштылар.

“Без тынычлык телибез” дип исемләнгән очрашу матур концерт чыгышлары белән үрелеп барды. “Йолдызлык”, “Без бергә” бәйгеләрендә катнашкан укучылар үзләренең матур чыгышларын бүләк иттеләр. Сөйләшү барышында мәктәп директоры Илдар Хәйбуллин ялга кайткан егетләрнең укыган елларын искә алды, аларның хезмәтне, спортны сөючән, тырыш укучылар булганлыгы турында сөйләде. Авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев егетләргә кыюлыклары, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, аларның исән-сау кайтуларын теләде. Егетләр дә үз чиратында балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Спортның, белем алуның кирәклеген аңлатып, укучыларга Ватанга, илгә тугрылыклы булып үсүләрен теләделәр.


Очрашу чарасына Кызыл Тау авылы һәм Тутай авылы китапханәчеләре һәм клуб мөдирләре дә чакырылган иде. Соңыннан егетләр укучылар белән берлектә яфракка теләкләр язып, тынычлык агачы төзеделәр. Бу хакта Кызыл Тау мәктәбенең директор урынбасары Гөлинә Ваһапова хәбәр итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев