Кызыл-Тауда авыл җирлеге бинасы ачылды
Яңа бина республикакүләм “Башкарма комитет биналарын төзү“ республика программасы нигезендә төзелде.
Авыл җирлеге бинасын төзү эшләре яз көне башланып киткән иде. Ул кыска вакыт эчендә төзелеп, инде кулланылышка да тапшырылды. Биредә өч эш кабинеты, архив бүлмәсе эшләнгән, Бина якты, җылы, барлык уңайлыклар да тудырылган.
Өр-яңа җирле үзидарә бинасы тантаналы төстә үз ишекләрен ачты.
Тантаналы чарага җыелган авыл халкын, кунакларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.
“Һәр матур башлангыч авыл җирлегеннән башлана. Шуңа да биредә яшәүче һәм хезмәт итүче халыкның яшәү шартларын яхшыртуны төп максат итеп куябыз. Бу юнәлештә республика һәм илкүләм программаларның ярдәмен тоябыз. Әлеге мәһабәт бина да республика программасы нигезендә сафка басты. Авыл җирлеге бинасы Кызыл-Тау авыл халкына озак еллар хезмәт итсен”, - диде район башлыгы.
Айрат Җиһаншин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәтен белдерде. Төзелеш эшләрен үзвакытында башкарган “ПМК-5” оешмасы җитәкчесе Фәрит Салиховны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Кызыл-Тау авылы халкының олы сөенечен башкала кунагы “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин уртаклашты.
“2016нче елдан бирле республикада “Башкарма комитет биналарын төзү“ программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа нигезендә барлыгы 73 авыл җирлеге бинасы төзелде, 247 авыл җирлеге бинасына капиталь төзекләндерү уздырылды. Авыл җирлеге бинасы авылның йөзек кашы булып тора. Безнең төп максатыбыз – авыл халкының көнкүрешен, тормыш шартларын яхшырту. Әлеге юнәлештә республикада 50дән артык программа эшләп килә. Әйтергә кирәк, Апас районы илкүләм һәм республика программаларында актив катнаша. Грантларга ия булу да район өчен зур казаныш булып тора” – диде ул, истәлекле бүләген тапшырып.
Әгъзам Гобәйдуллин җирле үзидарә өлкәсендә озак еллар, намус белән хезмәт иткән, нәтиҗәлелекне күтәрүгә өлеш керткән авыл җирлеге башлыкларына “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясенең Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Әлеге бүләкләргә Кызыл-Тау авылы башкарма комитеты секретаре Алсу Гыймранова, Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова, Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов лаек булды.
Кызыл-Тау авылы җирлеге 3 авылны – Кызыл-Тау, Көлкәш һәм Чәтбаш авылларын үз эченә алган. Биредә 382 кеше яши, 162 хуҗалык исәпләнә. Җирлекнең башлыгы Марат Нуриев да әлеге уңайлы, якты, җылы, мәһабәт бина өчен рәхмәт хисләрен җиткерде.
“Дүрт ай эчендә мәһабәт бина күз алдыбызда сафка басты. Безгә зур сөенеч бүләк иткән республика җитәкчелегенә, район башлыгына олы рәхмәтемне җиткерәм. Хәзер хезмәт итү өчен мөмкинлекләр көннән-көн арта. Республика гранты ярдәмендә тракторлы булдык. Үзара салым программасы да уңышлы эшләп килә. Аның нигезендә шактый мөһим эшләр башкарыла. Авыл урамнарына юллар салына, зиратларның тирә-юне тотып алына, авыл халкы чиста су белән тәэмин ителә”, - диде авыл җирлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев