Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызыл Тауда яшәүче Тәскирә апа үзен бик бәхетле саный

Тәскирә апа Вафина иркен, киң, якты йортында тормышына шөкер итеп яши.

(6 июнь, Апастово-информ“).


“Мин үземне бик бәхетле саныйм. Тормышым Аллага шөкер, бер дә зарланганым юк. Яшәргә Аллаһы Төгалә көч-куәт бирде“, – ди ул.

Тәскирә апа 1 яшеннән әтисез кала. Үзенең әрсезлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә аякка баса. Колхозның авыр хезмәтләрен башкара. 15 ел КБОда хезмәт итә. Хезмәт елларының хатирәсе булып бер кочак Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бүген дә кадерләп саклана. Авылның һәм районның Мактау тактасыннан фотосурәте төшеп тормый.

Тәскирә апа – дин юлында. Авылда югары очның остабикәсе дә булып тора. Бик оста мөнәҗәтләр әйтә, телгә тапкыр, зиһене дә әйбәт аның.

Тәскирә апа тормыш иптәше белән бергә 4 бала тәрбияләп үстергән. Кызганыч, тормыш иптәшен моннан 3 ел элек югалткан. Балалар кайтып йөри, әниләренең бар эшен дә башкарып, аның үгет-киңәшләренә таянып яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев