Кызыл Таудан Тәгъзимә әби Абзалова район башлыгы исеменнән котлаулар кабул итте
Кызыл Тау авылында яшәүче Тәгъзимә әби Абзалова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(5 июнь, “Апастово-информ”).
Тәгъзимә әбине олы гомер бәйрәме белән район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты буенча эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов, Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев тәбрик итте, изге теләкләр аша бүләкләр тапшырылды.
Тәгъзимә әби колхозның төрле эшләрендә хезмәт иткән, сыер сауган. Бар гомерен туган авылына багышлаган. 4 балага гомер биргән. Кызганыч, бала хәсрәтләрен дә күрергә туры килгән. 5 яшьлек юлын югалткан көннәрне бүген дә күз яшьләре аша искә ала. Олыгайган көнендә кызларының, төпчек улының, кияүләренең, килененең, оныкларының игелеген күреп яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев