Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызылтауда “Йолдыз”лы бәйрәм узды

Авыл мәдәният йортында “Йолдыз” гәҗитенә язылып, бүләк оту акциясе булды.

(19 нчы апрель, “Апастово-информ”). 
Кызылтау авылы җирлеге башлыгы, хезмәткәрләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, авыл халкы катнашында бик матур чарага җыелдылар. “Йолдыз” (“Звезда”) газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева белән очрашып, теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр. 
“Район газетасын яратып укыйбыз. Бөтен хәбәр дә бар анда. Өлкән буын өчен намаз вакыты да чыгып килә. Эшегездә уңышлар гына булсын! Авыл группасына чакыру алгач килдек менә. Газеталарга язылдык. Бүләк тә алып кайтып китәбез. Күңелле булды. Рәхмәт бик зур”, - диде апалар. 
Почтальоннар җыелган халыкны матбугатка яздырды, квитанцияләрне җыеп барып соңыннан бүләкләр дә уйнатылды. 
“Кызылтау авылы халкы белән очрашу булды. Авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев, урынбасары Алсу Гыймранова, мәктәп коллективы, мәдәният хезмәткәрләренең барысына да олы рәхмәтемне ирештерәм. Бердәм булганда эшлисе дә рәхәт”, - диде Гүзәл Хилавиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев