Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кызым, дип каршы алалар, рәхмәт әйтеп озатып калалар”

Үтәмеш авылында яшәүче Әнисә Прохорова почта хезмәтенә моннан бер ел элек килә. Әлегә кадәр Каратун урта мәктәбе ашханәсендә эшли. Җаваплы, халык белән уртак тел табып эшләүне, гел юлда булуны таләп иткән һөнәрдән куркып калмый. Ул – Югары Ындырчы почта бүлеге җитәкчесе. Үтәмеш авылында хат ташучы вазифаларын да башкара.


“Вакытлы матбугатка язылу чорында икеләтә тырышырга туры килә. Даими укучыларыбыз бар. Бер язылган кеше “Йолдыз”га язылмый калмый. Бездә халык ачык йөзле, ярдәмчел. Кызым, дип каршы алалар, рәхмәт әйтеп озатып калалар”, - ди ул.


Хәзер почтальоннар җилкәләренә авыр сумкалар асып йөрми дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Халык газета-журналларны алдагы кебек күпләп алдырмаса да, товар сату йөкләмәсе үзен сиздерә. Бик күп вак-төякләрдән тыш, азык-төлек, канцелярия, химия товарларын, көнкүреш кирәк-яракларын да тәкъдим итә алар.


“Пенсия, субсидия акчаларын таратабыз. Өйгә кадәр килгәч, товарны да алучылар бар. Моңардан тыш, ут һәм газ, торак-коммуналь түләүләрен дә кабул итәм. Өлкән яшьтәге әбиләргә ярдәмем тиюгә дә шатланам. Ялгыз яшәүчеләр килүемне бигрәк тә көтеп тора”, - ди Әнисә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев