Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көзен Казаннан Грозный, Иркутск һәм Новокузнецкига туры рейслар ачыла

Көзен Казаннан Грозный, Иркутск һәм Новокузнецкига туры даими рейслар ачыла. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Расписание нигезендә Грозный, Иркутск һәм Новокузнецкига туры даими рейсларга билетлар сатыла башлады инде, - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. – Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән».

Әйтик, Грозныйга самолетлар 4 октябрьдән һәр сишәмбедә очар дип көтелә. Очкычлар Казаннан 9.50 сәгатьтә кузгалып, 12.40 сәгатьтә Грозныйга килеп җитәчәк. Грозныйдан исә 13.40 сәгатьтә һавага күтәрелеп, 16.20 сәгатьтә Казанда булачаклар.

1 ноябрьдән шимбә көннәрендә тагын бер рейс өстәләчәк һәм хәрәкәт графигы да үзгәрәчәк.

Иркутскига очышлар 30 октябрьдә башлана, алар пәнҗешәмбе һәм якшәмбегә билгеләнгән. Очкычлар Казаннан 23.20 сәгатьтә кузгалып, 9.05 сәгатьтә Иркутскига килеп җитәчәк. Грозныйдан исә дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 10.20 сәгатьтә һавага күтәрелеп, 10.40 сәгатьтә Казанда булачаклар.

Новокузнецкига рейслар 1 ноябрьдә ачыла, лайнер сишәмбе һәм шимбә көннәрендә очар дип көтелә. Пассажирлар Казаннан 2.00 сәгатьтә кузгалып, 9.30 сәгатьтә Новокузнецкига килеп җитәчәк. Новокузнецкидан исә 10.35 сәгатьтә һавага күтәрелеп, 10.25 сәгатьтә Казан аэропортында булачаклар.

Пассажирларга 189 урынлы Боинг 737-800 очкычлары хезмәт күрсәтәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kozen-kazannan-groznyi-irkutsk-ham-novokuzneckiga-tury-reislar-acyla-5857655

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев