Һәлакәткә очраган А321 самолетына бомбаның пассажир утыргычы астына куелган булуы ихтимал
Беренчел фаразлар буенча, шартлау пассажир салоны астында булган багаж бүлегендә булган, диелсә дә, хәзер белгечләр шартлаткычның салонга ук куелган булуы турында фикер йөртә. Бомба тәрәзә янындагы пассажир утыргычы астында куелган булырга мөмкин, диелә. Шартлау аркасында самолетның башта койрык өлеше өзелә, ул һавада вакытта ук тарала - калдыкларын 13х5 чакрым ераклыкта...
Беренчел фаразлар буенча, шартлау пассажир салоны астында булган багаж бүлегендә булган, диелсә дә, хәзер белгечләр шартлаткычның салонга ук куелган булуы турында фикер йөртә. Бомба тәрәзә янындагы пассажир утыргычы астында куелган булырга мөмкин, диелә.
Шартлау аркасында самолетның башта койрык өлеше өзелә, ул һавада вакытта ук тарала - калдыкларын 13х5 чакрым ераклыкта да табыла. Ә борттагы кешеләр басымның кинәт сикерүе аркасында мизгел эчендә үлгән булырга мөмкин, дип фараз кылына.
Чыганак:intertat.ru
Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев